Сценарий праздника к 8 марта
Автор: воспитатель 1 квалификационной категории Нургалиевна Альфия Ягфарова.
МБДОУ «Детский сад» общеразвивающего вида «Гөлбакча» Альметьевский район, с. Кульшарипово .
Сценарий праздника к 8 марта «Кунакка ямьле язга»
Файл:Сценарий праздника
Файл:Сценарий праздника на русском языке
«Кунакка ямьле язга»
8 нче март
Тәрбияче: Ягфарова Ә.Н.
Музыка җитәкчесе: Газизова Ә.Ә
Музыкага балалар залга үтә, чәчелеп басалар.
Ал.б: Исәнмесез балалар! Исәнмесез кадерле кунаклар! Сезне барыгызны да яз бәйрәме 8 Март белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәләмәт, бәхетле булыгыз. Бүген әниләрнең һәм әбиләрнең бәйрәме генә түгел кыздарның да бәйрәме. Кызлар матур итеп киенгәннәр, аларның башларында зур бантиклар: күзләре ялтырый. Битләренлә елмаю. Әйдәгез кадерле хатын-кызларыбызны котлап шигырьләр бүләк итик.
1 бала:
Бәйрәм бүген,бәйрәм буген.
Балалар бакчасына.
Әниләрне,әбиләрне,
Бакчадагы апаларны,
Чакырдык барчасын да.
2 бала:
Сез бәйрәмнең иң түрендә-
Сөекле хатын-кызлар.
Бары тик сезнең хөрмәткә
Яңгырый безнең җырлар
3 бала:
Әниемә бәйрәмгә,
Нәрсә бүләк итәргә?
4 бала:
Ул кушканны үтәргә,
Шатлык бүләк итәргә
Зур үскән кызым, дисен,
Минем өчен сөенсен
5 бала:
Гөлләргә су сибәрмен
Ял ит, әни диярмен
Бүлмәләрне җыярмын
Тәртип ясап куярмын
6 бала:
Син бергенә, диярмен
Бит очыннан үбәрмен
Син минем иң кадерлем
Озак яшә, диярмен.
7 бала:
Барысы өчен
Рәхмәт сезгә әниләр
Исәнлек саулык телиләр
Сезгә барлык нәниләр
А.б.:
Балалар минем сезгә бер табышмак әйтәсем килә.
Кем китаплар укый сезгә,
Бакчага илтә иртән.
Кем тәмле коймак пешерә,
Яраткан оныкларына
Ягымлы, назлы, шундый.
Бергә: ул безнең әби, яраткан әбекәй.
8 бала:
Дөняда иң җылы әби,
Безнең әби беләбез.
Шуңа күрә сеңлем белән,
Куенына керәбез.
9 бала:
Дәү әнинең кочагында,
Китәбез эреп кенә.
Яшәрбез әле, үскәчтә
Кадерен белеп кенә.
10 бала:
С праздником веселым,
С празднком весны.
Всех на свете бабушек,
Поздравляем мы!
11 бала:
Есть много разных песенок,
На свете обо всем,
А мы сейчас о милой
Бабушке споем.
Җыр: “Әбием”
Ал.б: Сез ишетәсезме, көй яңгырый. Әкият башлана. Экияттә булыр өчен поездга утырырга һәм әкият станциясенә барып җитәргә кирәк. Сез әзерме? Алайса алга таба!
Муз. Р. Ахиярова “Паравоз” көенә урындыкларда утырып, паравоз барган сыман селкенәләр, аяк белән тыпырдыйлар. Тукталыш сигналы яңгырый.
Ал.б: Ә безнең станциясенең исеме ничек? Менә, язмасы да бар. Монда язылган “Яз”станциясы. Ул нәрсә аңлата?
Музыка астында Яз керә.
Яз: Исәнмесез балалар! Сез мине танадыгызмы? Мин Яз – кызы. Җиргә җылылык, матурлык китерәм, җиргә – үлән, агачларга яфраклар. Кошларым һәрчак минем белән. Ишетәсезме?
Кошлар тавышы ишетелә
Ә менә минем шаян гөрләвегем.
Зәңгәр су озынча яулык күрсәтә, аны дулкынлата
Ул шаулап ага һәм уйный. Анын белән биергә телисезме?
Балалар: Әйе
Бию: “Зәңгәр су тасмалар белән бию” “Искәвел чишмәсе” җырына муз Л. Б-Болгари
Яз: Минем язгы гөрләвек гел үзе җырларга ярата. Әйдәгез анын белән бергәләшеп җырлыйк
Җыр: “Кайт карлыгач”
Яз:Ничек матур җырладыгыз, рәхмәт сезгә! Ә мин үзем белән матур шаян дусларымн, агач курчак матрешкаларны алып килдем.
Ал.б: Яз сылу синең дусларың безгә үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп, килгән кунакларны котлап биеп китсеннәр инде.
Яз: Әлбәттә, ягез әле матрешкалар чыгыгыз мактур итеп биегез.
Бию: “Матрешкалар”
Яз: Рәхмәт сезгә дусларым. Бик яхшы биедегез, барсына да ошады. Хәзер инде кызлар өчен чәчәкләр болында атсын, ләкин бу язгы могҗиза килеп чыксын өчен, миңа ярдәмчеләр кирәк.
Ал.б: Яз кызы. Безнең малайлар сиңа булышырга әзер.
Уен: “Чәчәк җыю”
3 малай сайлап алына, алар бер рәткә тезелеп баса. Һәр бер малайның алдына чәчәкнең уртасы калын картоннан ясалган куела. Бар чәчәкнең төрле төстә. Яз музыка астында залның уртасына чәчәкнең калган өлешләрен тарата- алтышар бер төстә урталык белән. Аннары балалар өчкә кадәр саныйлар һәм кулларны чабалар. Кул чапкач малайлар төсен төскә туры китереп урталыкка чәчәкләре җыя башлыйлар.
Ал.б: Менә ничек матур булды!
Яз: Кызлар, әниләр, әбиләр хөрмәтенә матур чәчәкләр атты. Аларга карасаң елмаясы килә.
Ирекле шигырьләр.
12 бала:
Нынче праздник, нынче праздник,
Праздник бабушек и мам!
Это самый лучший праздник!
Он весной приходит к нам.
13 бала:
Солнце льет свои свет прекрасный,
Птицам песни пьет не лень.
Тает снег и небо ясно,
Вот и праздник женский день.
14 бала:
Пригласили в гости к нам,
Мы и бабушек и мам.
Обещаем, обещаем,
Здесь не будет скучно вам.
15 бала:
Мы сегодня нарядились,
Все готовы выступать.
День сегодня необычный
Мы вас будем поздравлять
16 бала:
Кояш көлә, мин елмаям,
Сигезенче март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
17 бала:
Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын.
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен нәрсә пакъ булсын.
18 бала:
Бәйрәм бүген, бәйрәм! – диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнен,
Әти дә белеп торсын.
Әти дә көлеп торсын.
19 бала:
Тутырдык без тартмага,
Өрек, йөзем, алманы.
Салдык чәй дә конфет та,
Буш урыннар калмады.
Әй сөенер дәү әни,
Килеп төшкәч күчтәнәч
Кызык булыр ул аңа,
Алдан белеп көтмәгәч.
20 бала:
Мы на празднике на нашем
Всем гостям сейчас покажем,
Как мы пляшем и поем,
Как мы весело живем.
21 бала:
Мы улыбками встречаем,
Дорогих своих гостей.
Праздник наш, мы продолжаем,
Звонкой песенкой своей
Җыр: “Мама солнышко моё” ж. “Музыкальный руководитель” 01.2012
Кызганыч мияулаган песи тавышы килә.
Ал.б: Тирә якты шундый матурлык булганда кем шулай моңсуланып утыра?
Песи чыга, тәпиләре бауга чуалган
Ал.б:Нәрсә булды, нигә җылыйсың, песи?
Песи: Мяу! Мина бик оят инде
Яз: Ярый, елама, нәрсә булды сөйлә?
Песи: Әгәр сөйләсәм, сез мине кумассызмы?
Ал.б: Балалар, песине кумыйсызмы?
Балалар: Юк!
Песи Ачулаймыйсыздамы мине?
Ал.б: Балалар, ачулаймыйбызмы бу песине?
Балалар: Юк!
Ал.б: Юк ачуланмыйбыз сөйлә инде, нәрсә булды?
Песи: Минем Камиль исемле хуҗам әнисенә бүләк эзерләгән иде. Аның өчен үзе печенье пешерде. Һәр печенье арасына крем сөртте. Ах кремы бигрәк тәмле иде! (ялана) һәр печеньеларны пакетка салып куйды да пакетын матур тасма белән бәйләп куйды. Ә аңардан шундый тәмле ис аңкып торды (ялана). Башта мин иснәрмен дип кенә уйладым , ә соңыннан бер тапкыр ялап карыйсым килде (печенье ялаган кебек итә). Шул матур тасманы тарткан идем минем тәпиләрен тасмага чуалды (кызганыч итеп мияулый)
Ал.б: Әйе, булдыргансың син.
Песи: Сез бит мине гафу итәбез дип ышандырдыгыз.
Яз: Бәйрәм көн булганга без сине гафу итәбез.
Ал.б: Гафу итәрбез һәм сыйларбыз. Балалар, песи нәрсә ярата әле? (балалар җавп бирә) Әйдәгез аңа сөт бирик һәм җырлап алыйк
Җыр: “Песи җыры” муз. Ф Абубакеров, сл Н Исанбет
Песи: Сөтегез бик тәмле икән, рәхмәт сезгә балалар. шул хәттә күп эчтем, хәттәсе шатлыгымнан биисем килә башлады. Сез минем белән биисезме?
Балалар: Әйе!
Бию: “У меня у тебя” парлы бию
Ал.б.: балалар, әниләр утырып арып беткәндер инде. Әйдәгез әле аларны да уйнатып алыйк.
Уен:
Ал.б: Ничек күңелле итеп уйнадык. Балалар, сезгә әниләр белән уйнавы ошадымы?
Балалар: Әйе!
Песи: (алып баручыга) Ә сезнең балалар минем Камиль хуҗам кебек әниләрелә бүләкләр әзерләгәннәрме соң?
Ал.б: Әлбәттә. Әниләргә, апаларга, әбиләргә!
Алмадык сатып бүләкләр,
Без үзебез ясадык.
Үзебез көч куйган бүләкне,
Зур бүләк итеп уйладык.
Яз: (балаларга) Мин бер, ике, өч диюгә бүләкләрне әниләргә тапшырырсыз.
Ал.б.: Шуның белән безнең әзерләгән күчел ачу иртәбез тәмам. Барыгызга да рәхмәт! Сау булыгыз!